Казанда «Каюм Насыйри мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләре» дигән “түгәрәк өстәл” утырышы узачак
Быел күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган көнен 2 февральдә аның Казандагы музеенда «Каюм Насыйри мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләре» дигән “түгәрәк өстәл” утырышы белән билгеләп үтәчәкләр. Фикер алышуга татар халкының милли мәдәни мирасын саклау һәм үстерү, милли гореф-гадәтләрен популярлаштыру мәсьәләләре чыгарыла.
“Түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләренең, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләренең, язучыларның катнашуы көтелә.
Билгеле булганча, Каюм Насыйри төрле гуманитар фәннәр үсешенә зур өлеш кертүче, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез салучы, халыкның милли мәдәниятын саклау һәм үстерү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барган галим.
Аның хезмәтләре фонетика һәм грамматикага, татар теле лексикографиясенә карый. Фәнни-популяр әсәрләр, беренче татар календаре авторы. Ул төбәк, татар халкы тарихын, аның фольклорын һәм этнография мирасын өйрәнүгә зур әһәмият бирә. Каюм Насыйри тарафыннан әдәбият, педагогика, җир эшкәртү, ботаника, медицина өлкәсенә караган хезмәтләр языла, арифметика, геометрия, география дәреслекләре төзелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru