Татар булуыгыз кирәк!
27 гыйнварда Казанның беренче татар гимназиясендә Бөтенроссия "Татар гаиләсе" фонды мәктәп җитәкчелеге белән берлектә Татарстанның халык язучысы, Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин белән укучыларның очрашуын оештырды. Билгеле булганча, танылган язучыбыз әлеге фондның рәисе булып тора.
Гимназия бусагасын атлап керүгә күңелгә ятышлы моң яңгырый - биредә гел татарча сөйләшәләр. Ирексездән монда укучы 457 балага кызыгып куясың. Беренче гимназия заманында Казанда бердәнбер татар мәктәбе булып калган 35 санлы мәктәптән үсеп чыккан. Шуңа күрә иң беренче булып инде ун еллап гимназияне җитәкләгән директор Гөлфия Гаяз кызы Шәмсиева мәртәбәле кунакны мәктәп музеена алып керде. Бу музей белән чын-чынлап горурланырлык. Ветеран-укытучы Гөлчирә Хафиз кызы Шәмсетдинова тырышлыгы белән биредә кызыклы, хәтта уникаль әйберләр җыелган. Туфан Миңнуллин читекчеләр кулланган машинаны күреп шаккатты: "Мондыйны башка җирдә күргәнем булмады!" Аңа җавап итеп экскурсовод кызлар бездә борынгы кешеләр рәсем төшергән мамонт теше дә бар, аңа Милли музей да кызыга дип җавап бирделәр.
Музейда гимназия белән хезмәттәшлек итүчеләргә багышланган стенд янында Туфан ага бер ханым фотосурәтенә игътибар итте. Бу элеккеге Башкорт обкомы беренче секретаре Мидхәт Шакировның сеңлесеме дип сорады. Әйе, ул безнең гимназиябызның фикердәше дигән җавап алгач, язучы башын кагып куйды. "Әй, язмышлар, диген, абыйсы Башкортстанда татарларны сөймәде, үзе дә башкорт булып язылды..."
Ул вакыт гимназиянең актлар залына инде укучылар җыелган иде. Биредә 7 нче сыйныф балалары укытучылары Эльмира Рөстәм кызы Хөснетдинова ярдәме белән бик матур чыгыш ясадылар. Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр", "Гөргөри кияүләре", "Акбай һәм Кыш бабай" пьесаларыннан өзекләр күрсәттеләр. Аеруча Булат Фәсәхов һәм Эльвина Сабирҗанова истә калды. Балалар язучыга сорауларын бирделәр. Туфан ага: "Мин монда сездән сорашырга дип килгән идем", - дип шаяртып алса да, балаларга җитди сорауларына җитди җавап бирде. Концертның иң дулкынландыргыч моменты ахырында булды. Егет булып баручы малайлар заманында Туфан Миңнуллин язган "Татарның әхлакый кодекс"ын сәхнәдән яттан сөйләделәр.
Туфан Миңнуллин балаларга башка халыклардан ким дә, артык та булмауларын һәрвакыт истә тотып яшәгез дигән теләген белдерде.
Чыганак: http://intertat.ru