Актанышның татар теле һәм әдәбияты укытучылары ярышты
Актаныштагы гимназиядә татар теле һәм әдәбият укытучыларының “Мастер-класс” конкурсы уздырылды.
“Мастер-класс” конкурсы татар теле, әдәбиятын иң яхшы укытучыларның тәҗрибәсен күрсәтү, иҗади эшчәнлек алып баручы мөгәллимнәрне ачыклау, аларны зурлау һәм татар теле дәресендә инновацион эшчәнлекне үстерү максатыннан оештырылган чара.
Конкурсның сайлап алу турында районның 20 мәктәбеннән 24 укытучы катнашты. Аларның һәркайсы бәйгегә “Минем методик табышларым” дигән темага укыту программалары, үзенчәлекле дәрес эшләнмәләре, дәрестән тыш эш өчен материаллар тәкъдим итте.
Бәйгенең йомгаклау өлешендә 10 укытучы мастер-класс уздырды. Конкурс комиссиясе иң күп баллны Актанышның беренче урта мәктәбе укытучысы Ландыш Әгълетдиновага бирде. Икенче урында – Такталачык авылы мәктәбе укытучысы Әлфия Нуриева һәм Иске Айман мәктәбе укытучысы Гөлүсә Кашапова, өченче урында – Чалманараттан Әлфия Исрафилова һәм Яңа Әлемнән Гөлназ Галләмова.
Чыганаклар: http://aktanysh.tatar.ru/, http://intertat.ru