“Йолдызлык” эстрада сәнгате телевизион фестиваленең сайлап алу ярышлары
«Йолдызлык» - Татарстанда талантлы яшьләрне барлау һәм аларга ярдәм итү проекты. Бу фестивальнең популярлыгы яшьләр арашында киң таралды. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов билгеләп үтүенчә, әлеге проектның үзенчәлеге шунда, ул — катнашкан өчен акча түләргә кирәкми торган Россиядә бердәнбер балалар фестивале.
“Йолдызлык” эстрада сәнгате телевизион фестиваленең сайлап алу ярышлары 1 февральдә старт алачак. Конкурслар Казан (1–28 февраль), Әлмәт (1-2 март), Чирмешән (4-5 март), Мөслим (10-11 март), Зәй (12-13 март), Чаллы (17-18 март), Мамадыш (19-20 март), Арча (24-25 март), Апас (27-28 март), Яшел Үзәндә (30-31 март) узачак, дип хәбәр итте оештыручылар. Фестивальнең суперфиналы “Уникс” мәдәният-спорт комплексында 18-21 апрельдә була. 29 апрель көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау концертында Татарстанның иң талантлы балаларын күрергә мөмкин булачак.
Чыганак: http://intertat.ru