БДИ сорауларын кем төзи?
17 Apr, 2008 Сылу
Моңарчы Бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен әзерләү бер оешма кулында иде. Бу үзенә күрә бер монополиягә тиң иде. Ләкин хәл үзгәрәчәк. Моның турында Россиянең яңа куелган “мәгариф күзәтүчесе” Любовь Глебова ассызыклады.
“Минем фикеремчә, БДИга сораулыкларны бер генә чыганак әзерләргә тиеш түгел. Төрле белгечләрне чакырган очракта, биремнәрнең эчтәлеге да баер иде”, - диде ул. Баксаң, бу эш белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр байтак икән.
Чыганак: ИТАР-ТАСС