Татар теленә һәм мәдәниятенә ихтирам тәрбияләүнең кызыклы алымнары
Мәгариф системасында җәмгыятьнең икътисадый үзгәрешләре, сәяси интеграция һәм мәдәни үсеш тә чагыла. Бүгенге көн шартларында халыкның мәдәниятен саклау белән беррәттән, аны баету, иҗади үстерү эшен дә алып барырга кирәк. Безнең мәктәптә балаларны төрле яклап тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Иң югары максатыбыз булып, яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү эшен дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру тора.
Укучыларны тормыш-көнкүрешне дөрес бәяләргә, төрле юллар белән алынган мәгълүматны анализлап, тәнкыйть күзлегеннән үткәрә белергә өйрәтү һәр педагог эшчәнлегенең нигезен тәшкил итә. Әгәр дә без дәрестә укучыга теоретик белемнәр бирсәк, класстан тыш чаралар ярдәмендә укучылар алган белемне гамәли яктан да ныгытабыз.
Мин үзем рус классларында татар телен укытам, шуңа күрә дәрестән тыш чараларга рус төркемнәрендә укучы балаларны күбрәк катнаштырырга тырышам. Шундый кичәләр үткәргәндә, укучыларда Туган илгә, җиргә, чит телгә ихтирам хисен тәрбияләргә омтылам. Сәяси, социаль, мәдәни тормыштагы көндәлек мәгълүматны кечкенәдән үк балалар аңына сеңдерә барсаң, рус һәм татар балалары арасында аерма бетә. Без бар яктан камил, шул ук вакытта толерант шәхес тәрбияли алабыз. Әмма моның өчен эшеңне җиренә җиткереп, ягъни теорияне гамәли белемнәр белән үреп, балага укыту эшчәнлегендәге һәр этапны, һәрбер адымыңны аңлатып барырга кирәк. Ә бу педагогтан бик күп методик, психологик белем, ихтыяр көче таләп итә. Кайбер эш алымнарыбыз белән таныштырып китәргә телим.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар теленә һәм мәдәниятенә ихтирам тәрбияләүнең кызыклы алымнары | 7.94 KB |