Чәчмә әсәргә анализ. Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре.
- Без нинди язучының әсәрен өйрәндек? Аның турында нәрсәләр беләсез? (1 слайд – Г.Бәширов, аның турында сөйләргә.)
Язучы каләменең хасияте турында Ф.Н. Галимуллин болай ди: “Гомәр Бәширов чын мәгьнәсендә матурлык җырчысы. Җырчы сүзен гадәттә шагыйрьләргә карата кулланалар. Ләкин, шагыйрь әйтмешли, Тукайны яздан аерып булмаган шикелле, Гомәр Бәширов та халык рухыннан, халык дөньясыннан, халык моңыннан аерым карала алмый, аерырга теләсәң, аның иҗатының бөтенлеге кителә, табигыйлеге кими”.
“Ак күңелле Гомәр ага каләменең очыннан ак кәгазьгә бары тик матурлык турындагы уйлар, матур хис-тойгылар гына түгелә. Туксан тугыз еллык гомере матурлык өчен көрәшеп үзган, халкыбызга бихисап игелекле хезмәт кылган мөхтәрәмебез шуңа күрә дә милләтнең олы ихтирамына лаек булып яшәде”, — ди Т.Н. Галиуллин.
- Язучы яшәгән чор нинди чор ул? Бу елларны язучылар тарихка, истәлекләргә әйләнеп кайттылар. Социалистик реализм методы язучыларга стандарт таләпләр куйды һәм нәрсә турында язарга өйрәтте, билгеле бер юнәлештән тайпылмаска кушты. Мондый таләпләр язылган әсәрләр берсе-берсенә охшый башладылар, шуңа күрә алар коллектив идеалыннан качарга тырыштылар. Шәхесне үз уйларын, үз кичерешләрен язу юлларын эзләделәр.
- Әсәр нинди жанрда иҗат ителгән? Хәзер “Әдәбият белеме” сүзлегенә мөрәҗәгать итәбез.
Повесть - тормыш күренешләре тезмәсен үзәк бер сызык буенча гәүдәләндерүче, нигездә аз геройлы, әмма характерларны хәрәкәттә күрсәтүче, тар композицияле урта күләмле чәчмә әсәргә әйтәбез.
- Әсәрнең сюжеты нәрсәгә корылган? Истәлекләргә. Ә истәлекләргә корылган әсәрләрне нинди жанрга кертәбез?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Чәчмә әсәргә анализ. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре. | 253.12 KB |