Габдулла Тукайның 125 еллыгын каршылап... ("Мәдәният дөньясында" тапшыруында "Әдәбият һәм сәнгать бердәмлеге" темасына ток-шоу)

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар. "Мәдәният дөньясында" тапшыруыбызны башлыйбыз. Бүген студиябездә икенче номерлы Җәлил урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм кунакларыбыз: Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле прозаик һәм публицист Әсгать Салах, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Хөрмәтулла Фәйзуллин, мәктәбебезнең сәнгать укытучысы Тәнзилә Гиниятуллина.
Бүген сүз әдәбият һәм сәнгать, аларның бер-берсе белән элемтәсе, кешегә йогынтысы, тәэсир итү көче турында барачак.
Әдәбият, музыка, сынлы сәнгать, скульптура, театр, кино, радио, телеэкран һ.б. сәнгатьнең төп төрләрен тәшкил итәләр. Һәр сәнгать төре үзенә генә хас булган материал белән эш итә. Мәсәлән, сынлы сәнгатьтә - буяу, музыкада – авазлар, скульптурада – балчык, акбур, мәрмәр, кино, театр, телеэкранда – сүз һәм хәрәкәт, радиода сүз һәм авазлар, матур әдәбиятта тормышны сурәтләү, образлар тудыру чарасы булып сүз тора. Аларның барысының да безнең тормышыбыздагы роле зур. Алар кешенең дөньяви һәм фәнни белемнәрен тирәнәйтә, эстетик зәвыгын формалаштыруда кыйммәтле чара булып торалар.
Матур әдәбиятны алыйк. Ул элек-электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык, нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, Кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе булып тора. Әдәбият тормышны, чолгап алган чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыра. Шуңа да ул – кешелек җәмгыятенең үзенчәлекле елъязмасы, кешелек культурасының көчле коралы.
Укучы: Әдәбиятыбызның күпгасырлык искиткеч гүзәл тарихы, бай әдәби мирасы бар. Безнең язма әдәбиятыбызга нигез салган әсәр булып Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре тора. Башта әсәр кулъязмаларда тарала. Аның 200 дән артык күчермәсе барлыгы билгеле. Әсәрнең язылу вакыты төгәл билгеле түгел. Галимнәр фикеренчә, ул аны 1212-1233 нче еллар аралыгында иҗат иткән. Ә беренче тапкыр әсәр 1839 нчы елда Казан дәүләт университеты типографиясендә басыла. Быел аның нәшер ителүенә 170 ел тулды.
Урта гасырлар әдәбияты вәкилләре булган Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр халкыбызның ни кадәр мәдәниятле булуын сөйли торган әсәрләр иҗат иткәннәр. Әдәбиятыбыз тарихында Каюм ага Насыйри, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый һәм башкаларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган.