"Белем җәүһәрләре - 2011" бәйгесе камилләшергә исәп тота
4 Jan, 2011 Раил Гатауллин 0
Яңа гына узып киткән 2010 ел күпләрнең күңелләрендә беренче тапкыр "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе оештырылу белән дә хәтерендә калгандыр.
Быел исә бәйге тагын да ныгырга, камилләшергә, чынлап та дөньякүләм булырга исәп тота. Хәзерге вакытта бәйгене ачу өстендә әзерлек эшләре алып барыла. Бәйгенең яңалыклары белән бәйгенең рәсми сайтында танышып барырга мөмкин булачак.
Ә хәзергә һәр татар интернетчысы бәйгенең камилләшүенә үз өлешен кертә ала. Моның өчен фикер һәм тәкъдимнәрегезне бәйгенең махсус форум битендә язып калдыра аласыз.