Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары 29 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк
Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары 29 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Балаларның буш вакытын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан кышкы каникуллар вакытында мәктәпләрдә лагерьлар эшләячәк. Быел кышын Казанда барлыгы 151 лагерь оештырылыр, аларда барлыгы 6400 бала ял итәр дип көтелә. Лагерьлар исә 29-31 декабрьдә һәм 4-6 гыйнварда 9.00-15.00 сәгатьләрдә балаларны кабул итәчәк.
Мәктәп балаларына Яңа елда Кыш Бабайдан Яңа ел бүләге кирәк. Быел шәһәрдә барлыгы 92 меңнән артык балага Яңа ел бүләге тапшыру планлаштырыла. «Яңа бүләкләре балаларга 24 декабрьдән бирле тапшырыла башланды. Бүләкләр балалар бакчасына йөрүчеләргә, 1-4 сыйныфта укучыларга, кадет мәктәбендә укучы балаларга, коррекция мәктәбенең 1-11 сыйныфында белем алучыларга биреләчәк. Моннан тыш, белем бирү йортларына йөрмәүче 3-14 яшьлек инвалид балалар, шулай ук балалар бакчасына йөри алмаучы күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 3-6 яшьлек балалар да Яңа ел бүләге белән сыйланачак», - дип аңлатты Зөһрә Нигъмәтуллина.
28 декабрьдә «Татнефть-арена»да узачак республика Яңа ел тамашасы Казанның мәктәп укучылары өчен мөһим чарага әверелер дип көтелә. Бәйрәм балалар иҗтимагый оешма алдынгылары, бишлегә укучы балалар, олимпиада җиңүчеләре өчен оештырыла.
Чыганак: http://intertat.ru