Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары 2011 елның февраль аенда узачак
26 Dec, 2010 Раил Гатауллин 0
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2011 елның 6-28 февраль көннәрендә мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларын оештыра. Олимпиадалар татар һәм рус телләрендә белем алучы укучылар өчен каралган.
Шулай ук бу вакыт аралыгында гарәп һәм төрек телләре буенча, татар теле буенча төбәкара олимпиадалар да узачак дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге олимпиадалар укучыларның интеллектуаль һәм иҗат мөмкинлекләрен үстерү, фәнни-тикшеренү эшләренә кызыксыну тудыру, милли үзаң һәм гражданлык хисләрен тәрбияләү максатыннан оештырыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru