"Татнет йолдызлары" янар чак җитте
Интернет челтәрендә “Татнет йолдызлары” алтынчы тапкыр старт алды, бу атнадан башлап әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән игъланнар кабул ителә башлый. Кадерле укучылар һәм аларның укытучылары, тәвәккәлләгез. Мәктәп тормышына багышланган сайтларыгыз белән сез дә әлеге бәйгедә катнаша аласыз!
Елдагыча, ул җиде номинациядә узачак.
Рус телле сайтлар өчен:
1.“Масс-медиа»
2.«Наука и образование»
3.«Культура, искусство, история и краеведение»
4.«Корпоративные сайты»
5.«Органы власти и самоуправления»
6.«Общественные объединения»
7.«Татарский мир»
Татар телендә эшләнгән сайтларга:
1.«Татар дөньясы»
2.«Мәгариф һәм фән»
3.«Туган тел»
“Татнет йолдызлары” серверында ассызыкланганча, быел тагын бер номинация өстәлгән. “Тамашачы мәхәббәте" призын иң күп интернет–кулланучы тавышын җыйган сайт алачак.
Тулырак мәгълүматны Конкурсның рәсми сайтында табып табып була: http://tatar.su