Уйнап өйрәнә сабыйлар
Бала туган көннән үк әти-әниләре, якыннары аның теле ачылу өчен шартлар тудырырга, сөйләм аппаратының формалашуына ярдәм итәргә тиешләр. Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр баланың сөйләменә, авазларның дөрес әйтелешенә игътибар итмиләр. Киресенчә, авазларны бозып әйтелгән сүзләрне ишетеп, шатланалар. Әти-әниләр авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү турында оныталар. Бала да дөрес әйтелмәгән авазга күнегә һәм шулай әйтелергә тиеш, дип уйлый.
Үз вакытында күрсәтелгән педагогик ярдәм баланың гомуми үсеш алуына, сөйләм мөмкинлекләре ачылуга китерә.
Ата-аналар һәм тәрбиячеләр, иң беренче чиратта, баланы ишетергә өйрәтергә тиешләр.
Баланың ишетү сәләтен үстерү өчен аның игътибарын үстерергә, тирә-юньдә ишетелгән тавышларны танырга өйрәтергә кирәк.Мәсәлән, ”Бу нәрсә тавышы?”, “Нәрсә мияулый?”, “Нәрсә ява?”, кебек сораулар биреп, баланы тыңларга, ишетергә өйрәтергә мөмкин. “Нинди уенчык?”, “Кем кычкыра?”, “Көчле – әкрен”, ” Кыңгырауны тап”, “Кояш - яңгыр”, “Кибеттә” кебек уеннар ишетү игътибарын үстерә.
Бала үз туган телендә саф, матур итеп бары тик яхшы ишеткәндә, авазларны дөрес ишетеп аерганда гына сөйләшә ала.Шуңа күрә баланың ишетү сәләтен, сөйләм авазларын дөрес ишетеп аеру күнекмәләрен үстерергә кирәк. Аның өчен түбәндәге уеннар тәкъдим ителә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Уйнап өйрәнә сабыйлар | 21.21 KB |