Ия белән хәбәр арасында сызык
I төркем. Бирем. Ия белән хәбәр астына сызарга.
Аллаһы тәгалә безгә зур байлык – сәламәтлек бирде һәм алмашка бер тиен дә сорамады. Сәламәтлекне саклауга төгәл көндәлек режим ярдәм итә. Сәламәтлекне югары дәрәҗәдәге хәрәкәт активлыгы ныгыта. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә. Күп кеше саф һаваның әһәмиятен аңлап бетерми.
II төркем. Бирем. Җөмлә төрләрен билгеләргә, тыныш билгеләрен куярга.
Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы ул Без үзебезнең сәламәтлеккә һәрвакытта да игътибарлымы соң, аны ныгытабызмы Кызганыч Син сау-сәламәт булырга телисеңме Тормышта нинди факторлар сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый Сәламәтлекне саклагыз
Тикшерү. Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы ул. (хикәя җөмлә) Без үзебезнең сәламәтлеккә һәрвакытта да игътибарлымы соң, аны ныгытабызмы? (сорау җөмлә) Кызганыч... (хикәя җөмлә). Син сау-сәламәт булырга телисеңме? (сорау җөмлә) Тормышта нинди факторлар сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый? (сорау җөмлә) Сәламәтлекне саклагыз! (өндәү җөмлә)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ия белән хәбәр арасында сызык (7 нче сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты) | 63.41 KB |
Фикерләр
Кунак
23 Ноябрь, 2012 - 17:43
Permalink
нәрсә ул "Ия" һәм нәрсә ул хабәр
нәрсә ул "Ия" һәм нәрсә ул хабәр