“Сабантуй” газетасының КЫШ БАБАЕ Лапландиягә барырга җыена
2 Dec, 2010 root 0
Мөхтәрәм укытучылар! “Сабантуй” газетасының "КЫШ БАБАЕ" үзенең интернет-сәхифәсендә укучы балаларның төрле теләкләрен җыя башлады. Укучы балалар Сабантуй газетасының сайтына (http://sabantuy.net) кереп үтенеч-теләкләрен язып калдыра алалар.
Әлеге акциягә Белем.ру порталы да кушыла һәм үсеп килүче буынның киләчәккә зур өметләр баглап, ышаныч һәм ныклы адымнар белән атлавын тели. Әлеге акция турында сезгә хәбәр җиткезә алганбыз икән - без бик шат! Сез дә үз чиратыгызда укучыларыгызга әлеге хәбәрне җиткезә һәм акциянең нәтиҗәле үтүенә ярдәм итә аласыз. Андый акцияләр күбрәк уздырылсын иде!