Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе
Узган атнада мәктәбебез үзендә зур кунакларны кабул итте. Район мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бергә безгә кунакка Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты проректоры, филология фәннәре кандидаты Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев килде. Алар “Укучыларның фәнни тикшеренү эшчәнлеген оештыру” дигән темага булган семинар эшендә катнаштылар. Бу темага шундый зур семинар үткәрү очраклы түгел. Укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү проблемасы уйландыра. Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бу аеруча мөһим. Ник дигәндә, мондый мәктәпләрдә белем алучы балалар арасында татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларның саны артык күп түгел. Ә укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыруда аеруча нәтиҗәле. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен, әсәрләрен эзли, иҗади фикерли.
Икенчедән, укучының төрле сүзлек, тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Укучыларда мондый күнекмәләр булдыруга игътибарны көчәйтергә кирәклеге ачык. Торган саен күбәя барган фәнни мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә.
Эшне башкару барышында кайбер укучыларда киләчәктә фән дөньясын ныклап үзләштерү теләге уяну ихтималын да күз алдыннан югалтырга ярамый. Дәресләребездә утыручы егет һәм кызлар арасында киләсе көн галимнәре дә утырырга мөмкин бит.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе | 84.49 KB |