"Мәктәп директоры - 2010" бәйгесе нәтиҗәләре билгеле
28 Nov, 2010 root 0
Бу атнада (24 ноябрь көнне) "Мәктәп директоры - 2010" бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге бәйгедә Ижевск шәһәренең 97 нче мәктәп директоры Чугалаев Әхтәм Хәбибҗан улы җиңеп чыкты.
I дәрәҗә диплом, "Иң яхшы мәктәп директоры - 2010" хрусталь медальләреннән тыш Әхтәм әфәнде 200 000 сум күләмендә акчалата бүләк һәм iPad җайланмасы белән бүләкләнде.
Бу турыда тулырак мәгълүматны бәйгенең рәсми сайтында таба аласыз: http://konkurs.direktor.ru.