Порталдагы кулланучыларның мөмкинлекләре арта бара
Белем.ру порталы үзендә теркәлгән кулланучыларына электрон ресурсларны эзләү процедурасын уңайлатты һәм башка кайбер яңа үзгәрешләр кертте. Бүгеннән башлап теркәлгән кулланучылар мәгълүматны ресурс төренә карап яисә үзен кызыксындырган предмет буенча сайлап таба ала. Бу мөмкинлекләр белән танышу өчен Белем ресурслары мәгълүмат базасы битенә күчегез. Киңәйтелгән мөмкинлекләргә ия булу өчен теркәлүегез кирәк.
Порталның ресурслар базасы быел гына да 95 ресурска баеды. Өч ел дәверендә порталның электрон ресурслар базасы рубрикасына гына да сыйфатлы 312 электрон ресурс урнаштырылды, ресурсларның күпчелеген татар теле һәм әдәбияты өчен дәрес планнары тәшкил итә.
Порталда киләчәктә әле тагын да яңа мөмкинлекләр ачу күздә тотыла. Яңалыкларыбыздан хәбәрдар булып торыгыз.
Фикерләр
Юлиана
22 Ноябрь, 2010 - 21:36
Permalink
Афәрин! Бик уңайлыга
Афәрин! Бик уңайлыга әйләнгән. Хәзер инде,бар шунда, белмим-кая, тап шуны, белмим-нәрсәне кебек утырасы түгел. Рәхмәт.Алга таба да уңышлар телим.