Каршылыклы геройларның фаҗигале язмышлары турында уйланулар. (М. Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” һәм В. Распутинның “Живи и помни” әсәрләре буенча)
20 Nov, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Яшел Үзән шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 16 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Суфия Искәндәр кызы
Адәм баласы якты дөньяга сыналыр өчен килә. Кайчагында гомернең бер саплам җеп кебек кыска калуын сизәсең... Ул шулкадәр кыска... Кешелексез шартларда калганда да, тормышның үтеп булмаслык кебек сизелгән сикәлтәләрендә дә адәм баласы чын кеше булу миссиясен үтиме? Исән чагында бер-берсенең кадерен беләме? Бүгенге дәрестә без М. Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” һәм В. Распутинның “Живи и помни” әсәрләрен сюжет-композицион яктан чагыштыру барышында иҗтимагый һәм шәхси каршылыклар бердәмлегеннән торучы геройларның яшәү фәлсәфәсен һәм кыйбласын ачыкларга тырышырбыз. (Эпиграфны уку)
Фани дөньяда лаеклы яшәп, изге исемеңне һәм эзеңне калдыру – адәм баласы өчен иң әманәтлесе шулдыр.
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: