Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” (Тайгак кичү) әсәрендә хакыйкать тудырган фаҗига. Шәхес һәм ил фаҗигасе. Әсәрнең идея – проблематикасы (интеграцияләштерелгән дәрес план-конспекты - А.Яхин методологиясе буенча)
Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара. Кешелексез шартларда да Кеше булып калу - яшәүнең бар хасияте шунда. Заманалар үзгәрә, проблемалар туа тора. Бүгенге дәрестә без афәт, кимсетелү дигән түбәнлек һәм газапларны үз җилкәсендә татыган Ибраһим Салаховның “Тайгак кичү” (“Колыма хикәяләре”) әсәрен сюжет-композицион корылыш ягыннан тикшерү барышында хакыйкатьнең бәһасе ул тудырган шәхес һәм ил фаҗигасен җәмгыятьтәге тәртипләр аша ачыкларга тырышырбыз. (эпиграфны уку)
Фаҗига, дибез. Аның төрләре бик күп. Ә фаҗигаләрнең иң куркынычы – үзең хезмәт иткән кеше яисә җәмгыять сиңа хыянәт итсә. Репрессияләр дулкынының шәхесне изүе, рәсми идеологиянең астыртын уйлары буенча без Хәсән Туфан иҗаты белән башлап җибәргән идек.