Авырлыкны тою (Психомоторика)
Психомоторика грек сүзеннән алынган, психо - эчке халәт, мотор хәрәкәтләнү дигәнне аңлата. Психомоторика ул - кешенең тән төзелешенә, яшенә, җенесенә, психик халәтенә бәйле хәрәкәтләре.
Нәкъ менә балалардагы психо-физик үсешендәге кимчелекләрне тигезләү, компенсацияләү һәм дәрестә материалны үзләштерүгә әзерләү максатыннан психомоторика дәресләре үткәрелә дә инде.
Психомоторика шөгыле индивидуаль шөгыль булып тора. Чөнки бу дәресләрдә укытучының эше һәр баланың индивидуаль сөйләм кимчелекләренә, яшь һәм психологик, физик үзенчәлекләренә, һәр баланың танып-белү мөмкинлекләренә карап планлаштырыла. Акылга зәгыйфь балаларның күбесендә күрү, хәрәкәт, ишетү анализаторларында яңа бәйләнешләр акрын барлыкка килә, шулай ук вак моториканың җитәрлек дәрәҗәдә үсмәве, хәрәкәт координацияләренең бозылуы күзәтелә. Вакытында балаларның вак моторикаларын ныгыту, ишетү, күрү һәм кинестетик мәгълүматларын формалаштыру, баланың дөрес уку һәм язу күнекмәсен булдыруга ярдәм итә. Мәсәлән, вак моториканы ныгыту өчен түбәндәге күнегүләр эшләнә:
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Авырлыкны тою (Психомоторика) | 9.18 KB |