Тел дәресләрендә Хәсән Туфан әсәрләре
Хәзерге көндә мәктәпнең төп бурычы булып, туган халкын, туган телен хөрмәт иткән шәхес тәрбияләү тора. Бу бурычтан чыгып, тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләп алып бару сорала. Күренекле методист Лия Шакирова интеграцияләнгән дәресләр турында болай яза: “Телнең лексик-грамматик нормаларын өйрәнүдә, укучының бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә әдәбиятның иң гүзәл үрнәкләреннән файдалану зур әһәмияткә ия” . Бу уңайдан мәктәптә грамматика укыту принципларын искә төшереп алу мөһим. Җиде принципларның берсе грамматика укытуны әдәбият дәресләре белән бәйләү принцибы дип атала. Тел дәресендә матур әдәбияттан уңышлы мисал сайлап алу, бер яктан, сүзнең, җөмләнең аермасын, кулланылыш үзенчәлеген, “тәмен” дөрес тоярга, икенче яктан, әсәрнең мәгънәсен тирәнрәк аңларга, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булыша.
Мәкаләбезнең максаты – Хәсән Туфан әсәрләре мисалында әдәбият һәм тел дәресләренең үзара бәйләнешен күрсәтү. Без программада каралган әсәрләрне тел дәресләрендә ничек итеп кулланыла алу мөмкинлекләрен яктыртырбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тел дәресләрендә Хәсән Туфан әсәрләре | 9.14 KB |