Хәсән Туфан шигъриятендә туган як образы
Хәсән Туфанның туган ягы - Аксубай районының Иске Кармәт авылы. Авылда, крестьян гаиләсендә дөньяга килгән башка язучыларыбыз шикелле, Хәсән дә кечкенәдән үк табигать, туган җир яменә сокланып үсә. Халык иҗатын үзләштерә, йөзләгән халык җырларын яттан белә. Туган якның борынгы риваятьләре белән кызыксына, болгар хәрабәләрендә хыялланып йөри. Язмыш аны Урал, Себер, Казакъстан, иске Рәсәйнең күп кенә өлкәләрендә йөртергә дә өлгерә, әмма кайда гына булмасын, шагыйрь күңелендә һәрвакыт туган ягы саклана.
Хәсән Туфан иҗатында пейзаж лирикасы, Кеше һәм Табигать арасындагы мөнәсәбәт аерым урын тотып тора. Табигать сурәте аның поэзиясендә гаҗәеп күп төрле функцияләрдә кулланыла, шагыйрьнең иҗатына гуманистик рух, җылы лиризм бөрки. Табигать күренешләре аша дөньяга карашын, тормыш фәлсәфәсен чагылдыра. Табигатьнең биниһая чиксез рухын, мәңгелеген, бетмәс-төкәнмәс матурлыгын, төсләр, исләр байлыгын укучысына җиткерергә омтыла шагыйрь. Табигатьтәге нәфислектә, иллелектә, хәзерге җәмгыятьнең матурлыгын, кешеләр арасындагы камил мөнәсәбәтләрнең чагылышын күрә, алар арасында рухи якынлык таба.
Ни өчен соң Туфан иҗатында табигать образы шундый әһәмиятле урын тота? Башка шагыйрьләр белән чагыштырганда аның үзенчәлеге, яңалыгы нәрсәдә соң?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Хәсән Туфан шигъриятендә туган як образы | 8.53 KB |