Күп балалы әниләр гаилә бакчалары оештыра

Үз балаларыңны тәрбияләгән өчен хөкүмәт хезмәт хакы түли башлады хәзер. Әни эше иң авырлардан икәне һәрберәүгә мәгълүм. Әмма моның өчен акча алу әле күптән түгел хатын-кызның хыялында гына иде. Бүген исә әни кеше үз өен балалар бакчасы итеп, шунда тәрбияче булып эшкә урнаша ала. Бер яктан, бу үзен тулысынча балаларына багышларга теләгән аналарга тормышта үз урынын табарга, җәмгыятькә кирәклеген тоярга ярдәм итә. Икенче яктан исә, җитәкчеләребез шул рәвешле балалар бакчасы кытлыгын берникадәр киметмәкче була. Белүебезчә, республикабызда бу өлкәдә хәлләр шактый мөшкел. Яшь әниләргә, бала табу йортыннан чыккач ук, район мәгариф идарәсенә чиратка басарга туры килә. Әле бу очракта да кирәкле вакытта нарасыеңны бакчага урнаштыра алуың шикле. Бүген Татарстанда 23 мең нәни бакча «көтә». Иң зур чиратлар зур шәһәрләрдә – бигрәк тә башкалабыз Казанда күзәтелә.
Гаилә бакчалары оештыру турындагы карар Министрлар Кабинеты тарафыннан быелның 1 мартында кабул ителә. Эксперимент рәвешендә проект Казан, Чаллы һәм Арчада тормышка ашырыла башлый. Күпбалалы әниләрдә мондый башлангыч шунда ук зур кызыксыну уяткан. Беренче «батыр» әниләр дә бик тиз табылган. Бүген башкалабызда гына 5 гаилә бакчасы эшләп килә. Шуларның өчесе Авиатөзелеш, берсе - Совет һәм тагын берсе - Идел буе районында барлыкка килгән. Бакча ачарга теләк белдерүчеләр саны исә, көннән-көн арта гына бара.
Гаилә бакчасы оештыру өчен әниләр шәһәр мәгариф идарәсе белән социаль контракт төзи. Аңа кул куелгач, әниләр кыскавакытлы курслар үтә һәм штатка тәрбиячеләр булып алына. Моннан соң инде алар дәүләт нормативларына буйсынып эш итәргә – балаларны билгеләнгән вакытта ашатырга, урамга чыгарга, йоклатырга тиеш. Тәрбия эшләре дә эш сәгатьләрендә кабул ителгән программа, планнар нигезендә алып барыла.
Гаилә бакчасы өй янындагы гадәти муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә беркетелә. Нәкъ шунда тәрбияче-әниләргә методик киңәшләр бирелә. Музыка, физкультура дәресләренә, төрле бәйрәмнәргә нәниләр өй янәшәсендәге бакчага йөри. Санитар таләпләр буенча, балаларның ашау ризыклары да яшьтәшләренекеннән аерылмаска тиеш. Шуңа күрә муниципаль бакча гаилә бакчасын йә әзер ботка-ашлар белән, йә продуктлар белән тәэмин итеп тора.
Әмма бакча оештыру өчен теләк кенә аз – моның өчен тиешле шартларны үтәү зарур. Беренче чиратта, фатирның мәйданына аерым таләпләр куела. Санитар нормалар буенча, гаилә бакчасында һәр нәнигә кимендә 6 квадрат метр туры килергә, йокы өчен, уен өчен аерым урыннар булырга тиеш. Шулай ук гаилә бакчасында бер яшьтән алты яшькә кадәрге балалар саны өчтән ким булмавы һәм җидедән артмавы зарур. Үз балаларың белән бергә күрше-танышларыңныкын да тәрбиягә алырга була.
Хөкүмәтнең гаилә бакчалары булдыру турындагы карары шактый проблемаларны хәл итә. Бер яктан, өйдә утыручы анага матди ярдәм күрсәтелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Казанда тәрбиячеләр уртача 7 мең хезмәт хакы ала. Педагогик белеме булмаган әниләргә исә берникадәр азрак – 5 мең тирәсе түләнә икән. Икенче яктан, шул рәвешле балалар бакчасына чиратларны да бераз киметү мөмкинлеге туа.
Чыганак: http://www.intertat.ru