belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "Башак" ("Колосок" әкияте буенча сценарий)

"Башак" ("Колосок" әкияте буенча сценарий)

9 Nov, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мишәбаш башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улы

Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт - кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

Яшәгән ди ике тычкан баласы - Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч - Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon "Башак" ("Колосок" әкияте буенча сценарий)9.38 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Уен
Хезмәт
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 09.11.2010 - 00:37):https://belem.ru/node/2902