"Газпром - балаларга"
8 Nov, 2010 root 0
"Газпром" хәбәр итүенчә, "Газпром - балаларга" программасы буенча ул 2007 елдан башлап барлыгы 9 млрд. сум акча күчергән. Әлеге акчаларның күп өлеше спорт мәйданчыкларын булдыру өчен сарыф ителгән. Газпромның "Газпром нефть" кече компаниясе исә Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) белән килешү нигезендә "Газпром нефть кубогына" Балалар хоккей турниры оештырачак. Ул 1 марттан алып 1 майга кадәр Омск шәһәрендә үткәреләчәк.
Чыганак: http://prime-tass.ru