belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Сөйләм үсешендәге җитешсезлекләрне бетерү мәсьәләләре

Сөйләм үсешендәге җитешсезлекләрне бетерү мәсьәләләре

7 Nov, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Мансурова Юлия Илгиз кызы, Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылы VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәбенең II квалификацион категорияле укытучы-логопеды

Кешенең фикерләү коралы һәм аралашу чарасы булып сөйләме тора. Сөйләм – бик катлаулы процесс. Сөйләм үсеше тиешенчә барганда, бала биш яшьләренә ана телендәге авазларны тулысынча үзләштереп бетерә. Кызганычка каршы, бу һәрвакытта да болай булмый. Соңгы елларда экологиянең бозылуы, кайбер авырулар, карында вакытта яралгының формалашуы һәм үсеше тиешенчә бармау, булачак әни кичергән кайбер авырулар, йөкле вакытта токсикоз һәм травмалар, резус-фактор буенча каннарның килешмәве, туганда алган травмалар, асфиксия, бала бер яшькә кадәр кичергән кайбер авырулар, баш травмасы, нәселдән килгән авырулар һәм башка бик күп сәбәпләр аркасында балаларның теле ачылу соңара һәм сөйләм үсешендә җитди кимчелекләр килеп чыга. Сөйләм үсешендәге җитешсезлекләр үзеннән-үзе юкка чыкмый, киресенчә, авазлар әйтелешендәге ялгышлар вакыт үтү белән ныгый бара. Шуңа күрә сөйләм үсешендәге кимчелекләр баланың тирә-юньне танып белүенә комачаулый, акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, укучы дәрестә үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Димәк, телдәге кимчелек программа материалын тиешенчә үзләштерүгә комачаулый.

Башлангыч класс укытучысы телдән сөйләмне коррекцияләү белән беррәттән язма сөйләмнең дөрес формалашуына да игътибар итәргә тиеш. Россиядә башлангыч класс укучыларын 1977 елдан бирле тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгечә: язма сөйләм кимчелекләре 1977 елда – 8,7% булса, бүгенге көнгә бу сан 70%ка җиткән. Бүгенге көндә уку-язуда проблемалары булган балалар саны тагын да арта бара. Бу проблемаларның бер сәбәбе дислексия һәм дисграфия белән бәйләнгән.

Дисграфик – барлык кагыйдәләрне дә белүче, ләкин язуда куллана алмаучы кеше. Укытучылар, әти-әнисе, иптәшләре ялкаулыкта гаепли, тагын да яманрагы тиле дигән ярлык тагып яманлый, ачулана. Бу файдасыз гамәл, чөнки монда эш бөтенләй дә ялкаулыкта түгел, ә баш миенең кагыйдәләрне үтәү өчен җаваплы аерым өлешләренең тиешенчә үсмәвендә. Димәк, баланы гаепләп, ачуланып, аңа булдыра алганыннан да күбрәк эш кушып, таләп итеп бернигә дә ирешеп булмый, мәсьәләне тагын да катлауландырырга, балада уку-язуга карата нәфрәт кенә тудырырга мөмкин.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Сөйләм үсешендәге җитешсезлекләрне бетерү мәсьәләләре (конференция өчен чыгыш + презентация)4.36 MB
Ресурс төре: 
Презентация
Фәнни-эзләнү эше
Доклад
Предметлар: 
Коррекцион педагогика
Мәктәпкәчә тәрбия
Сәламәтлек
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 07.11.2010 - 17:07): https://belem.ru/node/2896