З авазын сүзләрдә автоматлаштыру
7 Nov, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мансурова Юлия Илгиз кызы, Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылы VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәбенең II квалификацион категорияле укытучы-логопеды
Иң элек алдагы дәресләрдә нинди авазны өйрәнүебезне искә төшерик. Мин әйтәчәк табышмакка дөрес җавап тапсагыз, өйрәнгән авазыбызны искә төшерербез:
Зәйтүнә - зур кыз дисәң дә,
Зәйнәп - зәңгәр күз дисәң дә,
Зонтик, күзлек, каз дисәң дә,
Бер аваз бар барысында.
Нинди аваз сүз башында,
Уртасында, ахырында ?
- З авазы.
- Әйе, ул нинди аваз?
- З авазы - тартык аваз, яңгырау тартык.
- Хәзер әйдәгез, көзгеләрне алып, З авазының артикуляциясен искә төшерик.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
З авазын сүзләрдә автоматлаштыру | 12.25 KB |
Ресурс төре: