“Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре Мәскәүдә гала-концерт белән чыгыш ясады
“Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион фестивале җиңүчеләре Мәскәүдә “Татарстан балалары җырлый һәм бии” дигән гала-концерт белән чыгыш ясады. Яшь артистлар фестивальнең иң яхшы номерларын тамашачыга М.Горький исемендәге МХАТ сәхнәсендә күрсәтте. Гала-концерт “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең 10 еллыгы белән бәйле юбилей чаралары кысаларында һәм әлеге ачык республика телевизион фестиваленең мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясен алуга номинант буларак тәкъдим ителү ихтималы уңаеннан оештырылды. Гала-концертта катнашучыларга сәламләү чыгышы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Президент белдерүенчә, шушы дистә ел эчендә хәрәкәт төбәк проектыннан гомумроссия масштабындагы күренешкә әйләнде. Бүген “Созвездие-Йолдызлык”ны Татарстанның иң уңышлы мәдәни “бренд”ларының берсе дип әйтергә нигез бар.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге бу бәйрәмне оештыруга ярдәм иткән РФ Мәдәният министрлыгына һәм министр Александр Авдеевка, РФ Дәүләт Думасына һәм М.Горький исемендәге МХАТ ка рәхмәт белдерде. “Бу бәйрәмнең төп сәбәпчеләре – балалар, без аларны яратабыз, аларга ышанабыз һәм алар белән горурланабыз”, -дип белдерде Татарстан башлыгы. Президент гала-концертны оештыруда яшь “йолдызлар”ның, аларның педагогларының, остазларының режиссерларның ролен аерым билгеләп үтте.
Балалар һәм үсмерләрнең иҗади, рухи ихтыяҗларын гамәлгә ашыруга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бу юнәлештә конкрет адымнар ясалуына тукталды. “Созвездие-Йолдызлык” кысаларында яшь талантлар белән эш һәр шәһәр һәм районда ел дәвамында алып барыла. Бүген бу хәрәкәт 80 меңгә якын егет һәм кызны колачлый.
Гала-концертка килгәндә, аның беренче өлеше хәрби темага багышланган иде. Концертта Казан, Чаллы, Теләче, Чирмешән, Кама Аланы, Балык Бистәсе, Питрәч һ.б. шәһәр-районнардан бию, вокаль-хореографик коллективлар катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru