Actroid-F кушаматлы робот "Farewell" спектаклендә уйнарга исәп тота
31 Oct, 2010 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Kokoro Co. Ltd компаниясе һәм Осаки университетының ATR Intelligent Robotics & Communication Lab лабораториясе тарафыннан ясалган Actroid-F (элеккеге версиясе Geminoid-F дип исемләнә иде) кушаматлы гуманоид робот беренчеләрдән булып "Farewell" спектаклендә (төп рольдә!!!) катнашачак. Бу «Robot Theater Project» проекты кысаларында алып барыла. Әлеге проектның максаты - кешеләр һәм роботлар арасында булган кискен чикләрне бетерү.