Яшь әни социаль уен (Фармвилль) уйнарга комачаулаган өч айлык баласын үтергән
29 Oct, 2010 root 1
Флорида штатының (АКШ) Джексонвилль шәһәрчегендә яшәүче 22 яшьлек Александра В. Тобиас (Alexandra V. Tobias) социаль уен (Фармвилль - "Күңелле ферма" уенына охшаш) уйнарга комачаулаган өч айлык баласын үтерә.
Александраның полициягә сөйләве буенча, бала нык елаган һәм аңа виртуаль уңыш җыярга комачаулаган. Әни кеше баланы кулларында тибрәтеп юатырга керешкән, әмма бик нык тибрәтү сәбәпле, баланың башын каты әйбергә бәргән. Нәтиҗәдә бала вафат булган.
Социаль уеннар уйнарга яратучы әни гомерлеккә төрмәгә утырырга мөмкин.
Чыганак: http://progames.mail.ru
Фикерләр
Кунак
19 Ноябрь, 2010 - 19:24
Permalink
бу бит адәм ыстырамы! шулай
бу бит адәм ыстырамы! шулай буламы инде? аңламыйм мин андый аналарны. Ничек кенә алла шундый кешеләрга бала бирә?! кемнәрде гомер буе бала табалмый интегә, тапканнары котылырга тырыша!