9 нчы сыйныфның рус төркемнәре өчен татар әдәбияты буенча эш программасы
27 Oct, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Сарман районы 2 нче номерлы Җәлил гомуми урта белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Укыту планында 9 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары”на (Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2003) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
9 нчы сыйныфның рус төркемнәре өчен татар әдәбияты буенча эш программасы | 25.09 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: