Швециядә беренче сыйныфка яз һәм көз көннәрендә укырга керү мөмкин булачак
22 Oct, 2010 Раил Гатауллин 0
Швециядә беренче сыйныфка яз һәм көз көннәрендә укырга керү мөмкинлеген булдыру планлаштырыла. Мондый тәкъдим белән мәгариф министры Ян Бьёрклундка мөрәҗәгать иткәннәр.
Тәкъдим белән мөрәҗәгать итүчеләр фикеренчә, балалар мәктәпкә укырга керергә төрле вакытларда әзер булалар. Әлеге эксперимент өч ел дәвамында уздырылыр дип уйланыла. Мәктәпләр экспериментта ирекле катнашачаклар.