Татарстанның яшь лидерлары Россия Дәүләт Думасына бара
20 Oct, 2010 root 0
22 октябрьдә “Ел лидеры-2010” дип исемләнгән лидерлар, балалар һәм яшьләр берләшмәләре республика конкурсының 15 җиңүчесе Россия Дәүләт Думасына бара.
Татарстанның иң яхшы яшь лидерларының Мәскәүгә сәфәре Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Ел лидеры” конкурсының оештыру комитеты әгъзасы Виктория Черкесова тәкъдиме белән оештырыла. Ул быелның март аенда ук балаларны Дәүләт Думасы бинасына экскурсиягә чакырган иде.
“Ел лидеры-2010” конкурсында җиңүчеләр РФ Дәүләт Думасы сессиясе эшенең шаһитлары булачак, шулай ук Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Вәкаләтле Вәкиллеге белән танышачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru