Милли музейда укытучылар бәйрәм итә
19 октябрьдә Татарстанның Милли музеенда «Музей мәктәптә» дигән проекта катнашып җиңү яулаган мәктәп җитәкчеләренең очрашуы була. «Музей мәктәптә» проекты балаларны, яшүсмерләрне ел дәвамында музей эшчәнлеге белән таныштыру һәм аларны бу эшкә җәлеп итү бурычын куя, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге.
Милли музейда балалар өчен махсус экскурсия, күргәзмәләр, төрле лекцияләр оештырыла. Музейда узучы дәресләр, интерактив экскурсияләр балаларның күңеленә аеруча хуш килә икән.
Милли музейда узачак бәйрәмгә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе вәкилләр һәм музей белән тыгыз элемтәдә торган шәһәр мәктәпләренең җитәкчеләре дә киләчәк. Кунаклар каршында тарих фәннәре докторы, музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова чыгыш ясар дип көтелә. Бу көнне музейга килүчеләр игътибарына бәйрәм концерты тәкъдим ителә. Шулай ук, проектта катнашып җиңү яулаганнарга бүләкләр дә тапшырылачак, ди чараны оештыручылар.
Чыганак: http://www.intertat.ru