Миркасыйм ага Госманов вафат булды
Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы күренекле галим-тюрколог, Казан университетының атказанган профессоры, Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, университетның элеккеге проректоры һәм кафедра мөдире, язучы, әдәбият һәм театр белгече, Казан шәһәренең мактаулы гражданины, археограф, тарих фәннәре докторы, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановның җитмеш алты яшендә вафат булуын белдерә һәм туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Мәрхүм белән саубуллашу 12 октябрьда Г.Камал исемендәге академия театры бинасында сәгать 10:00 узачак (Татарстан ур., 1 йорт).