Кеше хокуклары өчен көрәшүче Кытай диссиденты - Нобель премиясен алды
8 Oct, 2010 Раил Гатауллин 0
Ослодагы Норвегия Нобель институты 2010 ел Нобель премиясе лауреаты исемен атады. Бу - Лю Сяобо (Liu Xiaobo) - Кытайда дәвамлы басымсыз фундаменталь кеше хокуклары өчен көрәшүче. Аңа 54 яшь.
Кайбер мәгълүматларга караганда Лю Сяобо - "Хартия 08" (Кытай хөкүмәтенә кеше хокукларын яклап ачык хат) авторы. 2009 елның декабрь аенда Кытай суды аны 11 елга ирегеннән мәхрүм иткән булган.