Андрей Фурсенко педагогларны Халыкара укытучылар көне белән котлады
Россия мәгариф һәм фән министры педагогларны Халыкара укытучылар көне белән котлады.
РФ мәгариф һәм фән министры котлавында:
“Хөрмәтле укытучылар!
Сезне Укытучылар көне белән котлыйм! Сез киләчәкне билгелисез – дөньяга караш формалаштырасыз, безнең балаларны укытасыз һәм тәрбиялисез.
2010 елда бу көн Россиядә Укытучылар көне кульминациясе булып тора, аның ярдәме белән бөтен җәмгыятьнең игътибарын мәгариф мәсьәләләренә, педагогика хезмәте шартларына, иң мөһиме укытучылар потенциалын үстерү мәсьәләсенә юнәлтә алдык.
Бүген укытучылар алдында башка бурычлар тора: белем бирү генә түгел, ә һәр баланы укырга өйрәтү, талантларын ачу. Бары тик чын укытучы гына балалар коллективында һәр бала яшьтән үк үзен шәхес итеп тоя алырлык итеп, эш оештыра ала. Бу уңышлы социализация һәм киләчәк уңышларның иң мөһим шарты.
Заманча мәгълүмат технологияләре мәгарифне һәм укытучы ролен үзгәртте, бүген бала нинди генә сорау алдында калса да, аның карамагында чиксез мәгълүмат. Мондый шартларда укытучы остаз, методолог, белем иленә илтүче булып тора. Бүген укытучы хезмәтендә заманча технологияләрне үзләштерү уңышка ирешүнең төп шарты, чөнки мәктәп үз укучыларыннан алда барырга тиеш.
Моның белән бәйле рәвештә мәктәпкә даими рәвештә яшь педагогларның килүе кирәк. Аларның яңа белемнәре һәм осталыклары ярдәме белән мәктәп үсеш этәргече ала. Шуңа күрә быел мәктәптә эшләргә теләгән талантлы чыгарылыш укучыларына ярдәм итү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әмма күп еллар мәктәптә эшләгән укытучыларның тәҗрибәсе турында онытырга ярамый.
Бу ел җитди эшкә, укытучы эшенең сыйфатын күтәрүгә багышланды. Аттестациянең яңа кагыйдәләре һәм квалификация күтәрү модельләре эшләнде – хәзер укытучылар 5 ел саен үзләренә уңайлы һәм кызыклы булган урында квалификацияләрен күтәрә ала. Укытучыларны әзерләүдә яңа алымнар безнең яңа мәктәптә уңышлы эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
Хөрмәтле һәм кадерле укытучылар, сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Сайлаган һөнәрегез уңышларга ирешү шатлыгы китерсен һәм талантларыгызны ачуга ярдәм итсен. Бары тик талантлы укытучылар гына талантлы укучылар әзерли ала!”
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru