Укытучы - мәңгелек!
Республиканың иң лаеклы 550 педагогы 5 октябрь көнне Казаннның “Пирамида” күңел ачу комплексына җыелды. Монда Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Татарстанның иң яхшы укытучыларына җылы сүзләрен җиткерергә, хөрмәт-ихтирамын белдерергә иң югары дәрәҗәдәге рәсми йөзләр — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һ.б. килгән иде.
Республика җитәкчелеге исеменнән мөгаллимнәрне Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Аның билгеләвенчә, республиканың көндәшлеккә сәләтле булуы, безнең киләчәгебез белем бирү дәрәҗәсенә бәйле. Белүебезчә, соңгы ике-өч елда республикабыз вәкилләре төрле илләрнең мәгариф системасын үзгәртеп кору тәҗрибәсен өйрәнде. «Без мәгариф сыйфатының үзәгендә укытучы торуына тулысынча инандык», - диде Татарстан президенты.
Әмма мөгаллим чын мәгънәдә әйдәүче көч булсын өчен аны кирәкле инструментлар, социаль пакет белән тәэмин итү сорала. Моны истә тотып, быел хезмәт хакын яңача түләүгә күчеш булды, белем бирүдә заманча технологияләр дә актив кулланыла.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, укытучы һөнәренә элекеге хөрмәтне һәм абруйны кайтарырга кирәк. «Моңа ирешмичә, без теләгән дәрәҗәгә күтәрелү мөмкин булмаячак. Мәктәп – нигез булып тора. Без моны аңларга тиеш», - дип саный ул.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та укытучыга яңа мөнәсәбәт булырга тиешлеген ассызыклады. «Без үзебез өчен бик гади формула китереп чыгардык – яхшы мәгариф сыйфатын тәэмин итүдә укытучының роле башка барлык факторларның суммасыннан зуррак. XXI гасырда безнең балаларга яхшы җиһазланган мәктәп, интернет, компьютер технологияләре кирәклеге шиксез, әмма мәктәптә көчле укытучы булмый икән, анда бер кайчан да югары сыйфатлы белем бирелмәячәк», - дип искәртә министр.
Тантана кысаларында үз эшендә зур уңышларга ирешкән укытучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. 8 мәгариф системасы хезмәткәре «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек булды.
Чыганак: http://www.intertat.ru