Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
9 нчы сыйныф өчен программада татар теленә 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Алдагы елларда тестлар эшләүгә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында файдаланыла. Конспектлар төзү, тезислар язу, аларны редакцияләү, сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен текстлар өстендә эшләп камилләштерү, язмаларны тел, төгәллек һәм сөйләм матурлыгы, грамоталылыгы ягыннан бергәләп тикшерү һәм төзәтү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Программада “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге, Интернет ресурслары белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы | 47.05 KB |