V Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съезды ачыла (пресс-релиз + ПРОГРАММА)
25 Sep, 2010 root 1
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә 27-30 сентябрь көннәрне V Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын үткәрәләр.
Съездда Россия Федерациясенең 35 регионыннан 450 гә якын делегат катнашачак. Съездда 5 төп секция буенча эш каралган, 28 сентябрь көнне исә, Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру максатыннан, республиканың Арча районына сәфәр планлаштырылган.
Съезд эшенә йомгак ясау 29 сентябрь көнне пленар утырышта каралган. Тулы мәгълүмат белән беркетелгән файлда таныша аласыз. Кызганычка каршы, пресс-релиз рус телендә әзерләнгән.
Фикерләр
Кунак
25 Сентябрь, 2010 - 20:45
Permalink
Съездга кемнәр бара?
V Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездына бару бәхете тәтемәде, бик кызганыч. Барырга дип бер өметләнгәч, чакырмый калсалар бик тә үкенечле була икән шул...Кемнәр генә бара икән соң анда? Кемнәр генә съезга барырга лаек микән? Авыл укытучысына ихтирам шуның белән аңлатыладыр инде. Шәһәрнекеләр барында ник безнең белән вакланып торсыннар соң инде, әйеме?
http://raushania.ucoz.ru