belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > А.Фурсенко: “Россиядәге “йомшак” университетлар үзгәрергә яки белем бирү өлкәсеннән китәргә тиеш”

А.Фурсенко: “Россиядәге “йомшак” университетлар үзгәрергә яки белем бирү өлкәсеннән китәргә тиеш”

20 Sep, 2010 root 0

Россиядәге “йомшак” университетлар үзгәрергә яки белем бирү өлкәсеннән китәргә тиеш, дип хәбәр итте РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко “Сочи-2010” халыкара инвестицияләр форумы вакытында.

Министр фикеренчә, мәгариф тармагында әйдәп баручыларны хупларга, калганнарга бу өлкәдән бөтенләй китәргә яки әйдәп баручыларга кушылырга кирәк. “Чөнки кешеләрне алдарга ярамый, чын-чынлап югары белем бирүне диплом тапшыруга гына кайтарып калдырырга ярамый”, - диде А.Фурсенко.

Андрей Фурсенко шулай ук яшьләрнең инновацияләр белән ныклап кызыксынуын билгеләп үтте.

“Моннан биш ел элек галим профессиясе исемлекнең ахырында тора иде, бүген исә – беренче рәтләрдә. Сәләтле кешеләр аерым юнәлешләр буенча фәнгә китәргә әзер. Хәзерге вакытта барлык вузлар арасында Мәскәү физика-техник институты әйдәп бара. Аның бөтен гуманитар вузлардан алда булуы күп нәрсә турында сөйли”, - дип билгеләп үтте А.Фурсенко.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru


URL (яңартылу датасы: 20.09.2010 - 20:05): https://belem.ru/node/2814