Фатих Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен сюжет-композиция элементлары аша анализлау
19 Sep, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Әлфия Мифтахетдинова, Казандагы 96нчы гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укытучы: Татарстанның Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фатих Хөсни үзе исән чагында ук әдәбиятыбызның классигы дигән исемгә лаек булды. Әйтегез әле, укучылар, танылган язучыбыз кайчан һәм кайда туган?
Укучы: Танылган татар язучысы Фатих Хөсни Татарстанның Саба районы Олы Мәтәскә авылында туып үсә.
Укытучы: Үзенең туганнары, әти-әнисе турында нинди әсәре бар әле аның?
Укучы: Бала-чагы, үсмер еллары турында матур истәлекләр, әтисе Хөснетдин, әнисе Гафифә, бертуган апалары Хәдичә, Гайшә, Нәфисә турында ул язучы булып өлгергәч “Минем тәрәзәләрем” дигән автобиографик повесть яза.
Укытучы: Әдәбиятка Фатих Хөсни иң әүвәл шагыйрь буларак килеп керә. Бу шигырь ничек атала һәм нинди журналда чыга?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Фатих Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен сюжет-композиция элементлары аша анализлау | 3.38 MB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: