Россиянең яшь укучылары өчен “Сочи – МОСТ – 2008” исемле VII ачык Интернет-фестиваль
Сочи шәһәренең Мәгариф һәм фән идарәсе, “Хоста” исемле балалар өчен өстәмә белем бирү Үзәге, “Русская речь» дигән Сочи яшьләр оешмасы 27-30 апрель көнне Россиянең яшь укучылары өчен “Сочи – МОСТ – 2008” исемле VII ачык Интернет-фестивальнең соңгы этабын уздыра. МОСТ (мастерская остро современных текстов) – актуаль текстлар остаханәсе дигәнне аңалата.
Фестивальнең максаты изге – бүгенге яшьләрдә үз әдәбиятыңа, тарихка, мәдәниятыңа карата мәхәббәт уяту һәм яңа буында эстетик зәвык тәрбияләү.
Конкурс түбәндәге темалар буенча узачак:
1. Юбилейная ГОГОЛИАНА (1809-2009) (беренче тур).
2. «Живой классик». Сезнең өчен актуаль булган классик һәм аның әсәрләре турында караш.
3. «И божество, и вдохновенье, и ... спорт!!!» темасына әдәби-публицистик әсәр. Сочи шәһәрендә узачак 2014 елгы олимпиада хакында язарга кирәк. Сәнгатьнең теләсә кайсы төрендә эшләнергә, ә әдәбият өлкәсендә теләсә кайсы жанрда язылырга мөмкин.
4. Версия. Теге яки бу әдәби әсәрнең дәвамы, яисә үзенчәлекле вариациясе булырга мөмкин.
5. Турнир увлеченных. Яраткан шөгылең турында хикәя.
Номинацияләр:
• «Как наше слово отзовется». Конкурс темалары буенча әдәби яисә әдәби-тәнкыйди текст.
• «Твори, твори, художник». Сынлы сәнгатьнең төрле жанрлары буенча эшләр.
• «Бессмертье. Ru». Яраткан язучыңа, спортчыңа һ.б. багышланган сайт.
Әлеге моментта фестивальгә Россиянең барлык төбәкләреннән 500дән артык проект юлланган.
Чыганак: school.edu.ru
