КДТУда "Техник вузларда икетеллелек мәсьәләсен тормышка ашыру: проблемалар һәм перспективалар" семинары узачак
28 нче октябрь көнне Казан дәүләт технология университеты базасында "Техник вузларда икетеллелек мәсьәләсен тормышка ашыру: проблемалар һәм перспективалар" вузара методик семинары узачак.
Семинарның бурычлары:
- Татарстан Республикасы мәгариф системасында икетеллелекне гамәлгә ашыру механизмнары турында фикер алышу;
- фәннәрне укытуда алдынгы тәҗрибә, татар һәм рус телендә эшлекле аралашуның алдынгы тәҗрибәсен мониторинглау.
Семинар барышында түбәндәге юнәлешләрдә эшләү күздә тотыла:
1. Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә сөйләшүнең профессиональ-коммуникатив күнекмәләрен булдыруның методикасын формалаштыру.
2. Төгәл фәннәрне татар телендә укыту үзенчәлекләре.
3. Икетеллелек шартларында гомумпрофессиональ һәм махсус фәннәрне укыту.
4. Гуманитар фәннәрне татар телендә укытуга яңача якын килү.
5. Техник югары уку йортларында татар телен укыту үзенчәлекләре.
6. "Мәктәп-югары уку йорты" системасында тел әзерлеге.
7. Студентларны дәрестән тыш иҗади эшләрен оештыру тәҗрибәсеннән.
Семинар барышында мастер-класслар да узачак.
Тулырак мәгълүматны беркетелгән файлдан алырга була.