Россия ислам университеты үз ишекләрен ача
12 Sep, 2010 root 0
Иртәгә, 13 сентябрь көнне, Россия ислам университеты үз ишекләрен ача. Быел әлеге университетка укырга керергә Россия Федерациясенең 43 регионыннан һәм 42 илдән 388 кеше гариза биргән булган. Иң өлкән студентка 73 яшь икәнен искәртеп китәргә кирәк.