belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

12 Sep, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Мөслим районы Мөслим 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы

Программа буенча 11 нче сыйныфта 32 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 34 сәгать бирелгәнгә, 2 дәрес диктантлар өчен өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Шулардан 7 дәрес - программа таләп иткән 4 контроль изложениене язу, 1 дәрес хаталар өстендә эшләү өчен алынды. Алдагы елларда мондый төр эшләргә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында алынды. Конспектлар төзү, аларны редакцияләү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Шулай итеп, эш программасында яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу өчен – 22, бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 8, БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкаруга 4 сәгать планлаштырыла.

Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителә. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы26.86 KB
Ресурс төре: 
Тематик план
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 12.09.2010 - 21:58):https://belem.ru/node/2801