belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда профессор Вахит Хаковның якты истәлегенә багышланган конференция узачак

Казанда профессор Вахит Хаковның якты истәлегенә багышланган конференция узачак

10 Sep, 2010 root 0
Вахит Хаков

Казан Идел буе федераль университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентларны һәм аспирантларны төбәк фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. 2010 елның 17 сентябрендә узачак конференция Казан дәүләт университетының атказанган профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның якты истәлегенә багышлана.

Университетның рәсми сайтыннан алынган хәбәрләргә караганда, җыенда Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге, аның хезмәтләренең тюркология үсеше өчен әһәмияте; татар әдәби теленең тарихы; төрки һәм фин-угор телләре һәм әдәбиятлары; төрки һәм фин-угор халыкларының тарихы һәм мәдәнияты; стилистиканың көнүзәк проблемалары юнәлешләрендә фикер алышу көтелә.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 10.09.2010 - 23:58):https://belem.ru/node/2799