Төмән дәүләт университетында галим Диләрә Тумашева истәлегенә багышланган конференция узачак
Төмән дәүләт университеты себер татарлары телен фәнни яктан өйрәнүгә нигез салучы галим Диләрә Тумашева истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция уздыра. Бөтенроссия күләмендә дүртенче тапкыр оештырылучы җыен агымдагы елның 15–16 октябренә билгеләнгән.
Фәнни-гамәли конференцияне Россия Фәннәр академиясе Тарих-филология фәннәре бүлеге карамагындагы Россия тюркологлары комитеты, ТР Фәннәр академиясе, Төмән өлкәсенең Мәгариф һәм фән департаменты, Милләтләр эшләре буенча комитеты һәм Мәдәният буенча комитеты оештыра.
Җыенда Диләрә Тумашеваның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге һәм аның хезмәтләренең ил тюркологиясе үсеше өчен әһәмияте; Россия Федерациясе төрки телләре; Россиянең төрки халыклары әдәбияты; ил тарихы, археологиясе, этнографиясе; РФдәге төрки халыкларның фольклоры һәм теле; инновацион күпмәдәниятлы белем бирү системасында укытучының роле һәм урыны дигән темаларга фикер алышу көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru