belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Гаилә традициясе, буыннар чылбыры һәм ислам нигезләре

Гаилә традициясе, буыннар чылбыры һәм ислам нигезләре

7 Sep, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Нуруллина Фәридә Әнвәр кызы, Яшел Үзән районы Мулла Иле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1. Гомер һәм вакыт бик кадерле нәрсәләрдер. Гомерегезнең кадерен бик яхшы белегез! Вакытыгызның бер минутын да бушка уздырмагыз. Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп, газиз гомерләрегезне җилгә очырмагыз, заяга үткәрмәгез!

2. Юмартлык – мактаулы бер сыйфат булган кебек, саранлык та – хупланмаган начар сыйфаттыр. Үзеңнән арткан малың белән мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыру, дин һәм мәгърифәт юлына көч җиткән кадәр ярдәм кылу – зур саваплы эшләрдер. Моның асылы исә – кешелеклелек һәм мәрхәмәт-шәфкать.

3. Ачулы булма, шәфкатьле бул! Гафу итәргә һәм гафу үтенергә өйрән! Таш белән атканнарга аш белән ат. Мондый адәмнәрнең күңелләре тыныч, калебләре хуш, фикерләре саф булыр.

4. Бер-берегезгә хөсетлек, көнчелек кылудан сакланыгыз. Ут утынны ашаган кебек, көнчелек тә яхшы гамәлләрнең савабын бетерер. Кешедә булган нәрсәгә көнләшү – бик зур акылсызлык һәм ахмак булудыр.

5. И акыллы кардәшем! Сине тәрбия кылганнары өчен ата – анаңны сөеп олылау тиеш булган кебек, рухыңны, гакылыңны тәрбия кылган остаз һәм мөгаллимнәргә дә ихтирам тиештер.Алар синең ата – анаң кебек синең бәхетле һәм тәүфыйклы булуыңны теләрләр, синең олы дәрәҗәләргә ирешүең белән горурланырлар. ...

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Гаилә традициясе, буыннар чылбыры һәм ислам нигезләре (милли шоу-мәҗлес сценарие)37.18 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Дин һәм йолалар
Педагогика һәм тәрбия
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 07.09.2010 - 07:41):https://belem.ru/node/2792